Казанның 200 белем бирү оешмасыннан 6 меңгә якын укучы бергә җыела.
Бәйрәм Татнефть аренада уза. Кичәнең кульминациясе булып чыгарылыш һәм укытучылардан торган хор булачак.
Ә иртәгә Татарстан башкаласында Яшьләр көне билгеләп үтелә.
Төп чаралар УРАМ экстрим паркында уза. Иртәнге 10 нан кичке 10 га кадәр кунакларны ярышлар, мастер-класслар, Россия эстрадасының яшь башкаручылары катнашында концерт көтә.