Бүген мәктәп укучылары химия, география, әдәбият дәресләре буенча беренче Бердәм Дәүләт имтиханнырын бирә.
3 нче һәм 4 нче июнь көннәрендә рус теле буенча сынаулар уздырыла. 2021 елда университетларга укырга керергә җыенучы һәм моның өчен БДИ тапшыручы абитуриентларга аттестат алу өчен бары рус теле буенча гына беренче «бусаганы» узарга кирәк. Барлык имтиханнар да санитар нормаларны катгый үтәү белән үткәрелә. Моннан тыш, быел мәктәпләрдә куркынычсызлык чаралары көчәйтелде.