Бүген җәмәгать транспортында QR-кодлар системасы гамәлгә кертелде. Пассажирлар ковидка каршы вакцинация узуын раслаучы QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ күрсәтергә тиеш. Шулай ук QR-кодлары яки вакцинациянең тискәре йогынтысы турында рәсми документлары булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә транспорт карталарының гамәлдә булу вакыты туктатыла. Яңа кагыйдәләр турында алдагы репортажда.
Бер җирдән икенче җиргә барып җитү өчен куар-код яки медотвод турында белешмә күрсәтергә кирәк. Транспортта тикшергәндә пассажирга документның нәкъ менә аныкы икәнен раслау мөһим. Вакцинага каршы килүчеләргә үз поликлиникаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк — аларга медотвод турында белешмә бирелә. Әмма бу документны- җәмәгать транспортында йөрү өчен генә күрсәтергә мөмкин. Эре сәүдә үзәкләренә аның белән кереп булмый. Куар-код яки медотвод турындагы белешмәсез бары тик 18 яше тулмаучылар гына йөри ала. Әмма аларга да шәхес таныклыгы күрсәтү шарт. Куар-код автобуста, билет сатканда, ә метрода – турникет аша керү алдыннан тикшерелә.
Прививкадан соң куар код алу процедурасы да гадиләштерелгән. Күпфункцияле үзәктә аны Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмшчеләр дә алырга мөмкин. Шәһәр читенә баручы һәм шәһәрара автобусларга да билетлар шулай ук куар-код белән сатыла. Төбәкара таксига һәм шулай ук шәһәр яны электричкаларына гына яңа кагыйдәләр кагылмый. Аларда куар-кодсыз утырып барырга мөмкин.
Алия Галиуллина, Лилия Жданова, Татарстан яңалыклары.