Бу изге айда ураза тотырга, бары тик чиста ниятләр белән генә яшәргә, якыннарын турында кайгыртырга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк. Ә төн җитүгә, гыйбадәт кылучылар гадәттәгечә бер өстәл артына – ифтарга җыела. Быел Казанда гына да алар 41 мәчеттә узачак.
Өйлә намазыннан соң, Рамазан ае дәвамында, Галиев мәчетендә коръән укыячаклар, изге китапның иң үтемле аятьләре турында шигырьләр конкурсы, иҗтимагый урыннарны иң яхшы бизәү бәйгеләре планлаштырылган. Рамазан ае башлану уңаеннан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллинның мәрәҗәгатен тәкдим итәбез.