Төп тема — хәзерге шартларда яшьләрне тәрбияләү һәм хәрби-патриотик эш системасы. Тәкъдимнәрнең берсе — тиешле федераль законны кабул итү. Шулай ук сөйләшүдә авыл территорияләре үстерү турында да сүз барды. Нәкъ менә яшьләрнең көченә һәм осталыгына авылда өмет итәләр. Яшьләр парламент берләшмәләре җитәкчеләре үз фикерләре белән уртаклашты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 3 ай элек Пермьда узган Ассоциациядә авыл яшләренә ярдәм итүгә аерым игътибарны юнәлткән иде.Киров та узган утырышта бу тема буенча җентекләп фикер алыштылар.