23 нче июндә башкалабыз Казанда Сабантуе өч мәйданда уза. Элек-электән килгән матур гореф-гадәт буенча – бәйрәмгә берничә көн кала, бүләк җыю йоласы башкарыла. Дәрвишләр бистәсендә милли бәйрәмгә бүләк инде җыйдылар.
Чарада катнашучылар, милли киемнәр киеп, бистә буйлап үттеләр һәм анда яшәүчеләрне җырлар, биюләр, балалар өчен төрле конкурсалар белән шатландырдылар. Сәид Галиев исемендәге мәдәният йорты янында үзешчән коллективлар үзләренең иҗади номерларын күрсәтте.
Ә бүген 21 июньдә сәгать унда, Казанның үзәк урамнарыннан җигелгән атлар белән Сабантуйга бүләкләр җыю йөрешләре башлана. Соңыннан алар барысы да Камал театры каршындагы мәйданда очраша.
Әлеге чара Казанда инде 6 нчы ел рәттән үтә. Барлыгы Шәһәрнең тарихи үзәге буенча дүрт маршрут оештырыла.
Җыелган бүләкләр Казанда Сабантуй буласы районнар арасында бүленә.