Тхэквондо буенча Россия беренчелеге-бөтен илдән 400дән артык спортчыны җыя — бүген Казанда ярышлар старт ала.
Спорт аренасында Татарстанны- Казаннан, Әлмәттән, Алабугадан, Чаллыдан һәм Түбән Кама районыннан 28 спортчы тәкъдим итә — алар арасында тхэквондо буенча Россиянең гамәлдәге чемпионы, Казан спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Ханмагомед Рамазанов та бар. Беренчелек 4 көн дәвам итәчәк. Көрәш сараенда 21 яшкә кадәрге 16 үлчәү категориясендә юниорлар көч сынашачак. Җиңүчеләрне 2 нче апрельдә билгелиләр.