Бүгеннән 5 нче сентябрдән — 9 на кадәр, башкалабыз XIX (19) нчы Казан халыкара мөселман киносы фестивален кабул итә. Бүген ачылу тантанасы Г. Камал исемендәге Казан татар дәүләт академия театрында була.
Быелгы Фестивалнең төп темалары булып, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Татарстан кинематографының 100 еллыгы, ватаппәрвәрлек турында. Әлеге чарада 200 гә якын катнашучы булыр дип планлаштырыла. Төп бурыч – Россия төбәкләрендә, шул исәптән чит илләр катнашында Татарстан белән берлектә кино җитештерүне үстерү, яңа исемнәр ачу, яңа проектлар тәкъдим итү.
XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уза.