29 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә 12нче Республикакүләм ифтар уздырыла. «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә чараларны оештырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле характер ала.
Биредэ заманча видеокүзәтү системалары, металлодетекторлар, рентген-телевизион җайланмалар эшли. Белдерү ясау, сигнализация, янгын сүндерү системалары расланган тәртипләр буенча тикшерелеп тора. Шулай ук шәхси саклау оешмасы хезмәткәрләрнең саны арттырылды, алар үз хезмәтләрен төп бинаның эчендә дә, шулай ук бинаның бөтен урыннарында да башкара. Куркынычсызлык чараларын көчәйтү сәбәпле, шулай ук кунакларга ифтар вакытында уңайлы булсын өчен оештыручылар мәҗлескә алдан килергә чакыра. Хокук саклау органнары белән килешеп, аерым торган павильонда ифтарга кергәнче тикшерү эшләре алып бару турында карар кылынды. Кунаклар өчен Республикакүләм ифтарына керү сәгать көндезге өчтән оештырыла.