Татар театрына нигез салучыларның Бүген берсе һәм күренекле драматург Кәрим Тинчуринның туган көнендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 90 нчы юбилей сезоны ачыла.
Бүген сәгать 10.00 Архангел зиратында драматургны театр, әдәби һәм сәнгать җәмәгатьчелеге, Республика Мәдәният министрлыгы вәкилләре искә алачак. Каберенә чәчәкләр салачаклар.
Моннан тыш, 11:30 да Кәрим Тинчурин исемендәге паркта драматург бюстына чәчәкләр салачаклар, шулай ук аның иҗаты яктыртыла.
Ә кичке сәгат 18:30 Нәкый Исәнбәт туплаган татар халык дастаны, Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» спектакле белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Спектакль үзе төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале дипломанты булды.
Шулай ук юбилей хөрмәтенә октябрь аенда мәктәп театрларының «Театрның яше юк» һәм гаилә театрларының «Гаилә традицияләре» I фестиваль-конкурсы узачак. Ә 6 нчы ноябрьдә Тинчурин театрының 90 еллыгына багышланган тантаналы кичә планлаштырылган.