Рәсми булмаса да, бүген, 13 нче гыйнварда Иске Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтү гадәте бар. Ә Исәк авылында балалар өчен тәрбияви чаралар уздыру традициягә кергән. Буа районыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Президент чыршысы каладан салага күчте. Кышкы ялларны файдалы итеп үткәрү максатыннан Исәк авылында Буа якташлык җәмгыте президенты балалар өчен бәйрәм оештырды.
Авылда узган чыршы бәйрәменең Казанныкыннан өстенлекле ягы да бар, анда теләге булган һәр бала катнаша ала.
Ерактан килгән ак сакаллы Кыш бабай чыршы бәйрәмнәрендә еш була. Исәктә, саф һавада үткәне иң әйбәте ди.
Узган ел 60лап бала килсә, быел Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән биючеләр саны 80 гә җитте.Шигырь өйрәнеп килгән бер генә бала да бүләксез калмады. 57 нче санлы билет алучы бала хәтта кәрәзле телефон отты.
Балалар бәйрәмендә район кунаклары да катнашты. Гомумән, бу төбәктә бик күп чаралар якташлык җәмгыяте , авыл җирлеге җитәкчелеге, район хакимияте белән берлектә оештырыла. Ә белүебезчә, бердәмлектә көч.
Әнә шундый изге теләкләрдән, уеннардан балалар көн салкынлыгын да сизмәде. Парланып торган кайнар пылау да, саф һавада аеруча тәмле булды.
Кызым сиңа әйтәм киленем син тыңла дигән бик мәгънәле мәкале бар халкыбызының . Әлеге бәйрәм балалар өчен оештырылса да, төп асылы яшьләрнең игътибарын авылга юнәлтү. Ә президент чыршысы үткәрелгән Исәкнең киләчәге өметле күренә.
Мөршидә Җиһан, Илнур Кадыйров. Буа телевидениесе ярдәмендә махсус Татарстан яңалыклары өчен.