Бүген күпкырлы талант иясе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның туган көне. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде. Туфан ага татар театр сәнгатен яңа югарылыкка күтәрде. 70 – 80 нче елларда Камал театрында аның дистәләп спектакле куелды. Кайбер әсәрләре чит телләргә дә тәрҗемә ителеп, сәхнәләштерелде. Ә халык күңеленә мәңгелеккә кереп калган үлемсез Әлмәндәр образы – иҗатының бәяләп бетергесез казанышы. Туфан Миңнуллин берничә чакырылыш Дәүләт Советы депутаты булып сайланды, милли проблемаларны кыю күтәрде, аларны хәл итүгә зур өлешен кертте. Туган ягы Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында музее эшли. Әдипнең юбилее уңаеннан Кама Тамагында 85 истәлек агачы утырту планлаштырыла. Шулай ук бүген Казанның яңа татар зиратында, көндезге сәгать унбердә, Туфан аганы искә алырга туганнары, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар җыела.
***
Туфан Миңнуллинга багышланган тапшыруны 27 нче августта, яңалыклар чыгарылышыннан соң, “Замандаш” циклында карый аласыз.