Иннополисның бүген рәсми рәвештә шәһәр статусын алган көне. Шул уңайдан айти белгечләр шәһәрендә бәйрәм тантанасы үткәрелә.
Алты ел элек биредә буш кыр иде, ул вакытта бу урын күпсанлы IТ-белгечләр һәм аларның гаиләләре йорты булыр дип күзалдына да китерү авыр иде. Бүген ул – динамик үсеш алучы шәһәр. Хәзер биредә 4 меңнән артык кеше яши. Бәйрәм анда яшәүчеләр өчен аеруча кадерле. Иннополиста яшәүчеләр һәм бәйрәм кунаклары өчен авиашоу була.