Бүген Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн.Татарстан «Великое кино Великой страны» бөтенроссия акциясенә кушыла. Республикада яшәүчеләргә Михаил Шолохов әсәре буенча режиссер Сергей Бондарчук төшергән «Судьба человека» һәм Сергей Майоровның «Простые главные слова. Судьба человека» фильмнары күрсәтелә. Татарстанда кинофильмнарны берьюлы 36 мәйданда карау мөмкинлеге була. Балалар һәм яшьләр игътибарын җәлеп итү өчен әлеге акция Татарстанда икенче тапкыр үткәрелә.