Бүген халыкара гаилә көне, Республикабызда ятимнәр турында да даими кайгырталар. Татарстанда ятимнәргә торак бирү буенча масштаблы программа дәвам итә. Ул 2013 елда старт алган иде, программа ярдәмендә инде берничә мең бала үз йортын тапты. Быел программа киңәйтелде — ел саен бушлай фатирларны 600 ятим алачак. Кукмара районыннан репортаж.
Татарстанда ятимнәргә торак бирү буенча масштаблы программа дәвам итә. Ул 2013 елда старт алган иде, программа ярдәмендә инде берничә мең бала үз йортын тапты. Быел программа киңәйтелде — ел саен бушлай фатирларны 600 ятим алачак. Кукмара районыннан репортаж.
Вәсилә һәм Алинә Романовалар абыйларын һәм сеңелләрен хәзер инде үз фатирларында каршы алалар. Алар ятимнәр. Әниләресе ана хокукыннан мәхрүм ителгән, 13 елдан артык балалар тәрбиягә алган гаиләдә яшәгән. Ә агымдаг ы елның февраль аенда өлкән яшьтәге апалары үзе фатир алган. Хәзер алар кунакларны табын янында шатланып кабул итәләр.
Шул ук подъездда бушлай торак алган тагын бер кыз яши. Алинә Ваккасова кече сеңлесе белән яңа фатирга урнашкан. Алар да ятимнәр.
Кукмара районында 96 ятим бала муниципалитет карамагында. 71е торакка мохтаҗ. Быел шуларның алтысы фатир алган.
Кукмара районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Нурзидә Гаптелганиева: «Бездә яңа күп фатирлы, кырык фатирлы торак йорт төзелеше башлана. Фундамент салынган инде һәм нәкъ менә шунда ятим балалар өчен фатирлар резервланачак.»
2020 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча программа киңәйтелде һәм заманчалаштырылды. Ел саен 600 ятим бушлай, бары тик яңа торак белән тәэмин ителәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина: «Быел ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан 1566 бала торак алу хокукына ия булды. Аларның 600 се быел торак алачак инде. 179ы үзләренә шундый торак беркетелгән инде. 23е дә күченеп килгән инде.»
Быел программа бюджеты 840 миллион сум тәшкил иткән. Республика тарафыннан 794 миллион сум һәм федераль бюджеттан 46 миллион сум бүлеп бирелгән.
Марат Метшин, Владимир Юрков.