Бүген халыкара донор көне. 1832елның 20 апрелендә Санкт Петербург акушеры Андрей Вольф тарихта беренче тапкыр уңышлы кан салуны үткәрә.
Бу дата Россиядә донорлык үсешенең башлануы булып санала. Бүген бу инде безнең тормышыбызның бер өлеше, кан бирү акцияләре даими уза. Анда ел саен 32 меңнән артык кеше катнаша. Бүген теләүчеләр республика кан бирү үзәгендә кан бирә ала.