Бүген Хәтер һәм кайгы көнендә көндезге сәгать 12 тулып 15 минут узгач, бер минут тынлык игьлан ителәчәк. Бу вакыт очраклы сайланмаган. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта хөкүмәтнең фашистлар Германиясенең һөҗүм итүе турында Советлар Союзы гражданнарына мөрәҗәгате эфирга чыга.
Бу чара бөтен дөньяга җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбыз батырлыгы һәм һәлак булган сугыш корбаннары турында халык хәтере һәм кайгы символы булачак. Илебез кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш корбаннарына хөрмәт йөзеннән тынып калачак.