13 сентябрьдәТатарстан Президентын сайлау, 28 нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау һәм 37 нче Алабуга бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау уза.
Бүген депутатлыкка кандидатларның сайлау алды дебатлары башланды. «Татарстан» Дәүләт телерадио компаниясенә Татарстан Республикасы Президентына кандидатларга чыгыш ясау өчен 11 сентябрьгә кадәр эш көннәрендә бушлай вакыт бирелде: Россия телеканалында — иртәнге сәгать тугызынчы яртыда, Россия -24 телеканалында – сәгать унда, ә Россия радиосында кичке сәгать 8 тулып ун минуттан соң.