Бүген 8 нче июньдә Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы уза. Депутатлар 24 мәсьәләне, шул исәптән 11 республика законы проектын, ике федераль закон проектын карарга планлаштыра.
Кырык дүртенче утырышта депутатлар Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап бирү өлкәсендәге таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен караячак. Шйлай ук утырышның көн тәртибенә Республиканың Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап тоту, Татарстанда яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында