Бүген зур концертлар залында » Чәчәк ат, туган җирем!» дип аталган Хәйрия чарасы оештырыла.
Концертта Татарстан Республикасының халык артисты Анна Гөлишамбарова җитәкчелегендәге
Софья Гобәйдуллина исемендәге музыка үзәге оркестры чыгыш ясый. Шулай ук Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры да катнаша. Хәйрия концертыннан җыелган акчалар Донецк һәм Луганск халык республикасына ярдәм итүгә тотыла .