Бүген Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы ачыла.
Әлеге форумның максаты — традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, илебездә ислам динен һәм Ислам белемен үстерү, хәзерге Россия шартларында мәдәни-цивилизацияле һәм диниара диалогны ныгытуда фәнни — эксперт җәмәгатьчелегенең, дин әһелләренең көчләрен берләштерү. Форум 30 октябргә кадәр берничә юнәлештә эшләячәк, чаралар рус, инглиз, гарәп, татар телләрендә уза. Форумга галим-дин, ислам белгечләре, теологлар, тарихчылар, фәнни һәм мәгариф оешма вәкилләре, югары уку йорты мөгаллимнәре һәм студентлары чакырыла. Форумда офлайн — һәм онлайн режимда катнашып була.