Бүген — Белем көне. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать белән чыкты.
“Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Яңа уку елы мәгариф һәм фән өлкәсе өчен нәтиҗәле булыр дип ышанам. Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын, заманча мәктәпне, цифрлы нигезгә корылган укытуны үстерү, күп телдә белем бирү комплекслары белән бәйле программаларны гамәлгә ашыру моңа бәрәкәтле җирлек хезмәтен үти.
Укытучыларга, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, мәгариф системасының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына татарстанлыларның яшь буыны һәм республикабыз мәнфәгатьләрен кайгыртып фидакарьләрчә хезмәт куюлары өчен олы ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм! Бу уку елы зур казанышлар алып килсен, яңа иҗади җиңүләргә рухландырсын! -диелә Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгатендә