Бүген башкалабыз Казанда 15 нче тапкыр «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы эшли башлады. Ул 19 нчы майга кадәр дәвам итә. Әлеге мөһим Вакыйга 85 илдән һәм Россиянең 84 төбәгеннән 18 меңнән артык катнашучыны җыйды. Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин «Россия — ислам дөньясы: Халыкара икътисадый форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламен юллады.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия мөселман илләре белән дустанә элемтәләрне саклый, аларның бәйсез тышкы сәясәт үткәрергә омтылуын югары бәяли, халыкара эшләрдә үз ролен арттырырга тырыша. Татарстан үзенең бай потенциалын һәм алга таба хәрәкәткә ныклы карашын күрсәтә. Төбәкнең икътисад, социаль өлкә, фән һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары Россия мөселманнары, республика халкы Ватаныбыз үсешенә керткән саллы кертемнең тагын бер дәлиле булып тора, дп ассызыклады Россия президенты Влаимир Путин.
Катнашучылар өчен масштаблы эшлекле, һәм мәдәни программа әзерләнде. Бүген Авыл хуҗалыгы тармагы буенча форумда, «Казан — хәләл маркет» традицион ярминкәсе уза. Иран, Төркия, Казахстан, Азәрбәйҗаннан милли сыйларны, агросәнәгать паркында татып карарга мөмкин була.