Зур илнең киләчәге. Бүген Бөтенроссия халык санын алу башланды. Анда өч ысул белән катнашырга мөмкин – Дәүләт хезмәтләре порталында, махсус исәпкә алу участогында һәм иң гадие – исәпкә алучыны өйдә көтеп алу. Кайнар линия телефоны эшли-8-800-707-20-20.
Аның буенча тулырак мәгълүматны ачыкларга була. Россиялеләргә барлыгы 33 сорау бирәчәк. Исәпкә алучыны фирма шарфы, жилеты, сумкасы һәм планшеты буенча белергә була, һәркайсының таныклыгы бар, аны тикшерү өчен сорарга кирәк.