Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне. Пандемия чорында кешеләрнең саулыгын, иминлеген саклау, профилактик чараларны үзвакытында үткәрү аеруча мөһим.
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры сәламәтлек саклауның актуаль проблемаларына багышланды.Узган ел сыйфат күрсәткечләре рейтингы буенча республика клиник хастаханәсе Россиядә иң алдынгы буларак билгеләп үтелгән иде. Хастаханәнең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Рафаэль Шәвәлиев коллектив эшчәнлеге, ковидтан дәвалау, уникаль операцияләр ясау тәҗрибәсе белән таныштырды. Диспансерлаштыру, авырулардан саклану буенча профилактик чараларның, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнүнең әһәмиятенә тукталды, авыруларны дәвалау буенча тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Без дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.