Бүген — Бөтендөнья күршеләр көне. Бу бәйрәмнең башлангычы Парижга барып тоташа.Узган гасыр башында янәшәдә яшәүче кешеләрне берләштерергә ниятләгәннәр. Казанда да бәйрәм була.
Ул «Ак чәчәкләр» бульварында уза. Сәгать дүрттән башлап кичке алтыга кадәр балалар, өлкәннәр өчен конкурслар, викториналар планлаштырылган. Аниматорлар бааллар өчен тамашалар оештыра. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк контроль үзәге белгечләре күршеләр бер-берсе белән аралашып яшәгәндә, йорт, ишегалды проблемалары да җиңел хәл ителә дип раслый. Шундый ук акцияләр Харовое күлендә һәм Урицкий паркында уза.