Бүген 6 июнь – бөек рус шагыйре, драматург, прозаик Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Шушы минутларда Муса Җәлил исемендәге Татарстан академия дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан Пушкин һәйкәле янында шигърият бәйрәме башланды.
Рус теле һәм рус әдәбияты күпчелегебез өчен Пушкин исеме белән бәйле.
Рус әдәбиятын үстерүгә, мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән, нигез салган шәхеснең туган көне шулай ук рус теле көне буларак та билгеләп үтелә.
Пушкин — ул Библияне дә, Коръәнне дә белгән. Башка халыклар мәдәниятендәге иң яхшы сыйфатларны ул кабул иткән һәм үз әсәрләрендә урын тапкан.
Бөек рус шагыйре А. С. Пушкин белән бәйле урыннар Казанда байтак. Бөек шагыйрьнең эзләрен чал Казан һаман кадерләп саклый. Ул тукталган йортка истәлек тактасы куелган. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янына һәйкәл урнаштырылган. Казан шәһәренең үзәк урамнарының берсе шагыйрь исемен йөртә.
Александр Сергеевич Пушкин Казанга 1833 елның 4 сентябрендә килә. Ул Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итеп, Пугачев бунты тарихы турында материаллар җыя. Күренекле шагыйрь шул уңайдан Казан шәһәрендә дә туктала. Биредә ул 2 тәүлек һәм 7 сәгать була.
«Бу якка юкка гына бармадым», − дип яза Пушкин хатынына юллаган хатында Казанга килүе турында. Сәфәр вакытында җыелган материаллар «Пугачев тарихы» («История Пугачева») әсәрен, шулай ук «Капитан кызы» («Капитанская дочка») романын иҗат иткәндә кулланыла.