Көзнең беренче аена — сентябрьгә аяк бастык. Озын-озак җәйге яллардан соң, мәктәпләрдә укулар башланды. “Җәйнең ниндилеге сентябрьдә чагыла” дип хак әйткән борынгылар.
Көннәр аз гына суытып җибәрүгә, күңел әбиләр чуагын көтә башлый. Ә синоптиклар фаразы буенча быел әбиләр чуагы Татарстанга сентябрьнең икенче ункөнлегеннән дә иртә килми. Бүген исә 4 сентябрдә явым-төшемсез. Көндез һава температурасы 26 градуска кадәр җылы була.
Синоптикларның мәгълүматлары буенча, сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Казанда климатик норма +12,3, республикада +11,9 градус тәшкил итә.