Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышы була. Көн тәртибенә 23 мәсьәлә кертелгән, шуларның алтысы республика закон проектлары.
Депутатлар беренче укылышта оешмалар мөлкәтенә салым турындагы законга үзгәрешләр кертү, Татарстанда җирле үзидарә, капиталь ремонт, кече һәм урта бизнесне үстерү турындагы мәсьәләләрне караячак. Депутатлар индивидуаль торак йортларын төзүдә ил төбәкләрен финанс яклавын күздә тоткан проект белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә планлаштыра. Утырыштан тулырак мәгълүматны безнең киләсе чыгарылышларда карый аласыз.