Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышы узачак. Анда депутатлар пенсионерларга ярдәм күрсәтү һәм социаль яклау чараларын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрне тикшерәчәк.
Парламентның көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелде. Шуларның бишесе – республика закон проекты, берсе — федераль закон проекты. Беренче укылышта «Татарстан Республикасында дәүләт төзелеше эшчәнлеге турында», «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» һәм «Җир асты байлыклары турында»гы законнарга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы өч канун проектын карарга ниятлиләр. Икенче укылышка гамәлдәге республика законнарындагы үзгәрешләргә бәйле ике канун проекты әзерләнгән.