Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21нче утырышы була. Көн тәртибенә 19 мәсьәлә тәкъдим ителде. Шуларның тугызы – республика закон проектлары. Утырышта шулай ук Татарстан премьер-министры Алексей Песошинның республика хөкүмәтенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясавы көтелә.