Бүген 5 октябрь укытучылар көне. Хөрмәтле мөгаллимнәр, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогика ветераннары! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйбыз.
Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры
«Игелек һәм хөрмәт көне.» «Бала-сити” Кембридж Халыкара мәктәбендә ветеран педагоглар белән очрашуны әнә шулай дип атадылар. Очрашу өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Укытучылар көне алдыннан үтте. Тулырак киләсе репортажда.
Ул классиканы яттан сөйли, студентларга лекцияләр укыган кебек, җиңеллек белән сурәтли.Валерия Политова мөгаллим булып ярты гасырдан артык эшләгән. Бу еллар эчендә йөзләгән укучыга белем биргән. Ә хәзер лаеклы ялда.
Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге профессоры Валерия Политова: «Мин укытучылар гаиләсеннән. Әнием рус теленнән, ә әтием математика фәненнән укытты. Шуңа күрә минем педагогика институтына барачагыма бернинди шик тә юк иде.»
«Бала Сити» халыкара мәктәбендә аны һәм хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре — Укытучылар көне белән котладылар.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова: « Минем өчен укытучы — балачак турында бик җылы хатирә, мавыктыргыч фән дөньясы. Ул кечкенә кешене зур тормышка алып чыгучы кеше.»
Укытучы — ул һөнәргә караганда да күбрәк,дип саный педагоглар. Балалар белән эшләү-зур хезмәт, һәм аңа һәркем дә сәләтле түгел.
Кембриджның «Бала-Сити» халыкара мәктәбенең «Дубрава» кампусы җитәкчесе Анастасия Расихина: «Иң мөһиме-балаларда синең эшеңне чагылдыру һәм дөрес итеп моныалдан күрү, аны башкача үзгәртү мөмкин түгел.»
Шуңа күрә укучыларның үзләренең укытучыларын онытмаска өндиләр. Алар янына ешрак барып, рәхмәт сүзләрен әйтергә кирәк.
«Бала-Сити » АКБ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрова
Бәйрәм алдыннан күренекле укытучыларны хөрмәтләргә элеккеге укучылары да килде, ә хәзер инде алар үзләре укытучылар булып эшлиләр.
Фәнис Мәхәммәтов, Лилия Талипова, Татарстан яңалыклары.