Бүген 26 нче майда – Россия эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә. Республикабызда эшмәкәрлек эшчәнлеге елдан-ел үсә, киңәя, көннән-көн яшәешебезнең барлык өлкәләренә дә тирәнрәк үтеп керә.
Шул уңайдан, бу минутларда башкалабыз Казанда бәйрәм чаралары инде башланды. Кичке дүрттә Камал театры янында эшмәкәрләрнең, һәм үз мәшгүлләрнең эшләнмәләреннән торган ярминкә-күргәзмә ачыла .Ул үз эшен 28 нчы майга кадәр дәвам итәчәк.