Бүген 25 нче май традицион соңгы кыңгырау бәйрәме. Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» Бөтенроссия акциясен уздыра. Чара онлайн-режимда сәгать унда башлана. Масштаблы онлайн-марафон трансляциясе министрлык берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында «Соңгы кыңгырау 2020» бүлегендә оештырыла. Шунда ук катнашучылар виртуаль кыңгырауга чылтырата ала. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен социаль челтәрләрдә оештырылган соңгы кыңгырауда берьюлы берничә акция һәм флешмоб узачак. Шулай ук «миллионнарның чын кумиры булган популяр шәхесләр» белән турыдан-туры эфирлар әзерләнгән.