Бүген 21нче февральдә дөнья күләм туган тел көне билгеләп үтелә. 1999 нчы елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм, 2000 нче елның февраленнән башлап ел саен дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Туган тел көне уңаеннан республика халкын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммтәшин котлады.
Хөрмәтле ватандашлар! Билгеле бер әйтемне бераз үзгәртеп: «Туган телне ярату гына җитми, аны сакларга кирәк», – дип әйтәбез. Нәкъ менә күптеллелек гармониясенә ирешү, милли мәгариф, әдәбият һәм сәнгатьне үстерү, традицион әхлакый кыйммәтләрне саклау җәмәгать татулыгының һәм граждан тынычлыгының нигезе булып тора. Ил һәм республика җитәкчелеге, шуларны тирәнтен аңлап, бу юнәлештә зур җентекле эш алып бара.
Бүген, Халыкара туган тел көне белән котлап, мин барыгызга да туган телегезне – әни һәм әти, әби һәм бабай телен – өйрәнүегезне һәм анда мөмкин кадәр ешрак сөйләшүегезне телим.диелә Республика Дәүләт Слветы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавында.
.