Бүген 15 июнендә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова рухына дога кылачаклар. Бүген татар халкының легендар җырчысының вафатына 3 ел тула. Көндезге сәгат бердә җырчының якыннары, сәхнәдәшләре, җыр сөючеләр Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы кабере янында истәлекләр белән уртаклашачаклар, җырчы рухына дога кылачаклар