Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында Бөгелмә районында «этномәдәни маршрут» дигән яңа проектны башлап җибәрделәр. Кунакларны һәм төбәктә яшәүчеләрне халык бәйрәмнәре аша төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыралар.
Бөгелмә районы
Бөгелмә районы – күпмилләтле. Берничә гасыр инде бу төбәктә рус, татар, мордва, башкорт, удмурт, әрмән, грузин, әзербайҗаннар яши. Район аша федераль трасса, тимер юл уза. Ә иң мөһиме төрле милләтләрнең үзара аңлашып, килешеп, бер йодрыкка тупланып яшәүләре.
Апрель аенда — Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Түгәрәк дата алдыннан Карабаш бистәсенең «Наза » халык фольклор ансамбле Тукай әкиятләре каһарманнарына багышланган күргәзмә әзерләгән.
«Наза » халык фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Сәрия Ибраһимова
Карабаш осталары борынгы музыка уен коралы – кубызда уйнарга да өйрәнгәннәр.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында Бөгелмә районында «этномәдәни маршрут» дигән яңа проектны башлап җибәрделәр. Кунакларны һәм төбәктә яшәүчеләрне халык бәйрәмнәре аша төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре белән таныштыралар.
«Наза » халык фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Сәрия Ибраһимова
Ел дәвамында күп кенә кызыклы бәйрәмнәр, смотр-конкурслар оештырыла. Һәр милләт үзенең гасырлар дәвамында сакланган күркәм традицияләрен хәзерге буыннарга җиткерәчәк.
Дмитрий Второв, Лена Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары, Бөгелмә районы.