Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең озак еллар буена баш дирижёры булып хезмәт юлы узган, Татарстанның халык артисты мәшһүр музыкант, композитор Рәшит Шәкүр улы Мостафинны Туган ягы Балтачта искә алдылар. Тулырак Фәннур Хәсәнов язмасында.
Ул кичтә районның мәдәният үзәге шыгрым тулы иде. Тамашачылар Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбеле чыгышын аякүрә басып алкышларга күмеп каршы алды. Әле кайчандыр, шушы коллективның түрендә, Рәшит Мостафин үзе да бар иде. Аның төрледән-төрле музыка уен коралларында уйнавы тамашачылар күңелендә уелып калган.
Рәшит Мостафин балачактан ук гармунга гашыйк була. Музыка училищасын тәмамлаганнан соң, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы булып килә. Соңрак, әлеге оркестр белән җитәкли. Шул ук вакытта, яраткан уен коралларын беркайчан да кулыннан төшерми.
Рәшит Мостафинга Ходай Тәгалә барысын да мулдан биргән- талантны да талантлы дәвамчыларны да. Алма агачыннан ерак төшми, улы Искәндәр консерваторияне тәмамлаган музыкант, аранжировкалар ясаучы, студиядә тасмаларга язучы оста, кызы Ләйсән биюче, профессиональ хореограф. Гомумән, аның нәселе, үзләренең талантлары белән шаккаттыра һәм сокландыра.
Рәшит Шәкур улы якташлары, дуслары, коллегалары, туганнары күңелендә саклануына мин бик шатмын. Аның исеме урамнарга, мәктәп сыйныфларына, музейларга бирелә.
Рәшит Мостафинның җыр һәм бию ансамбленә керткән хезмәте бәһаләп бетергесез. Чөнки, бүгенге көндә дә, ансабльнең концертларында, ул эшкәрткәртеп калдырган музыкаль әсәрләр яңгырый.
Фәннур Хәсәнов Татарстан яңалыклары.