Бу көннәрдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында җиденче тапкыр уздырыла торган Лев Толстой исемендәге фәнни конференция-конкурсның йомгаклау туры булып узды. Быел бөек язучының тууына 195 елны билгеләп үтәләр. Әлеге чарада бөтен илдән йөзләрчә мәктәп укучылары һәм көллият студентлары дөнья телләрен үстерү белән бәйле проектлар һәм докладлар белән чыгыш ясады.
Лев Толстой исемендәге укучыларның VII Бөтенроссия фәнни конференциясенең максаты — филология һәм мәдәният өлкәсендә тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге гомуми белем бирү оешмалары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларын җәлеп итү.
“Татар әдәбиятының мөһим мәсьәләләре” дип исемләнгән юнәлешкә 51 эш җибәрелде. Алар арасыннан Ханты-Мансийск, Башкортстан, Татарстанның төрле мәктәпләреннән килгән кызыклы чыгышлар тәкъдим ителде.
Киләчәген татар филологиясе белән бәйләргә исәпләгән 11 сыйныф укучыларының чыгышлары арасында хәзерге татар язучысы Айзирәк Акчура иҗаты, татар сынчыларын өйрәнү мәсьәләсе күтәрелде. Шулайк ук Татар мәгърифәтчеләре хакында да фикер алышу оештырылды.
Йомгаклау нәтиҗәләре буенча катнашучыларга 40 беренче урын, 45 икенче урын һәм 41 өченче урын бирелде, истәлекле дипломнар тапшырылды.
Фәннур Хәсәнов, Алберт Сафиуллин, Татарстан яңалыкары.