Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Консультацияләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан 28 апрельдә оештырыла.
Сорауларга Россия Пенсия, Социаль иминият фондлары, Федераль салым, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтләре, шулай ук республика сәламәтлек саклау, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Юстиция министрлыклары белгечләре җавап бирә. Республика Дәүләт торак инспекциясе, Прокуратура вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар да ветераннарга хезмәт күрсәтә.