Бөек Идегәй дастанын хәзерге вакытта һәркем белә. 6 гасыр элеккеге тормышны тасвирлаган әлеге әсәрне галимнәр күптапкыр анализлап, йөзләгән фәнни хезмәтләр язды. Ләкин төрки эпосны күпме генә өйрәнсәң дә, тирәнгә кергән саен, күбрәк кызыклы фактлар чыга. Фәннәр академиясында без галимнәрнең яңа ачышларын ишеттек.
Фәнни мәктәпнең беренче көнендә төрле илләрдән килгән галимнәр төрки эпосны һәрберсе төрле яктан ачып, чыгыш ясады. Халык авыз иҗаты – әдәбиятның аерылгысыз өлеше. Аларны отып алып, яшь буынга җиткерү – чыннан да, зур хезмәт.
“Татар гыйлеме” фәнни мәктәбеРоссия регионнарын да, якын чит илләрне дә бер максат – фән юнәлешен үстерү өчен берләштерә.
Фәнни мәктәпнең икенче көнендә “Идел-Урал археологиясе” дип исемләнгән 7 томлы өр-яңа китаплар тәкъдимителде. Бу – соңгы 8 ел эчендәге археологик эзләнүләрнең нәтиҗәләре тупланган уникаль хезмәт.
Чарада Төркия, Кытай, Үзбәкстан һәм башка илләрдән консуллар хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр. Әлеге хезмәт — дөньякүләм дәрәҗәдә әһәмиятле, бу эшчәнлек киләчәктә үз юнәлешен тагын да киңәйтер.
Миләүшә Гыйльфанова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.