Татарстанда шикәргә ихтыяҗ 16 тапкыр арткан. Кибетләрнең бушап калган киштәләре дә шушыннан. Карабодайга ихтыяҗ — 5 тапкыр, көнбагыш маена — 9, тозга — 7 тапкыр.
Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы — вице-премьер белдерде. Әмма Татарстанда азык-төлек товарлары кытлыгы өчен алшартлар — юк. Марат Җәббаров шулай ук республикада барлык социаль әһәмиятле продуктларның запаслары булуын сөйләде. Вәзгыятьне даими контрольдә тоталар, ул тагын бер кат халыкны ажиотаж булдырмаска чакырды.