Ярышларның хәлиткеч этабында 14 команда катнашты. Быелгы турнир унынчы тапкыр үткәрелде, анда барлыгы 20 меңнән артык мәктәп укучысы көчен сынады. Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре фикеренчә, чемпионатның “Без- бер команда” дигән девиз белән үтүе укучыларга дәрестән тыш вакытларны бергәләп уздырырга һәм берләшергә ярдәм итә. Кызлар арасында Түбән Кама, ә егетләр арасында Казанның Идел буе районы вәкилләре җиңеп чыкты. Алар Татарстан данын, Идел буе федераль округы чеспионаты уеннарында яклаячак.