Азнакайда күренекле шагыйрь, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Нур Әхмәдиевка истәлек тактасын ачу тантанасы булды.
Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Марсель Галиев, Нур Әхмәдиевның хатыны Венера ханым, улы Равил, якыннары, иҗатташ дуслары килгән иде. Яңгыр коеп яуса да, күренекле шагыйрьгә хөрмәт күрсәтергә теләүчеләр күп иде. Бу якташларының халык арасында ни дәрәҗәдә ихтирамлы булуын күрсәтә иде. Азнакай районында эштә беренче адымнарын ясаган , Әсәй авылында туып-үскән күренекле язучы турында бик күп мактау сүзләре әйтелде. Күпләр аның турында гади, ярдәмчел кеше дип сөйлиләр, авыруына карамастан, һәрвакыт күңел күтәренкелеген җуймаганлыгын ассызыкладылар.