Азнакайда ишегалды бәйрамнәре гөрләп бара. Аның чираттагысы Шайхетдинов урамындагы 9, 11, 15нче йортлар ишегалдында узды.
Азнакайда ишегалды бәйрамнәре гөрли Ул «Безнең ишегалды» Республика программасы нигезендә төзекләндерелгән. Әлеге программа буенча быел районда 33 ишегалды яңартылган, моңа 320 миллион сум акча тотылган. Барысы да уңайлы, заманча, халык өчен эшләнгән: балаларга уйнау, өлкәннәргә ял итү өчен дә махсус урыннар булдырылган.