Ютазы районы Уруссу бистəсендə Загс бүлегенең тантана залында Азнакай районының күп балалы гаиләсенә “Россия йөрәге” гаилә уты салынган капсуланы тапшыру тантанасы булды.
Биш кызларын тәрбияләүче Евгения һәм Ирина Абрамовлар тантаналы шартларда «Гаилә учагы утын» Азнакай гаиләсе — биш бала тәрбияләүче Ирек һәм Резеда Хәмидуллиннарга тапшырды. Гаилә башлыгы, хəрби формадан Ирек Айрат улы Казан югары танк училищесын тәмамлаган хəрби белемле кеше. Автотранспорт ротасы житəкчесе итеп билгелəнə, өлкəн лейтенант дəрəжəсе бирелə. Гаилə учаклары сүнмичə, һəрвакыт жылысын биреп торсын ди тантанада катнашучылар.