Азнакай районында зур спорт вакыйгасы. Анда яңа футбол манежы үз ишекләрен ачты.
Объектны яз көне республика программасы буенча төзи башладылар. Аңа 100 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Алга дип исемләнгән спорт обьекты кырына командалар кышын да, җәен дә чыга ала. Тренировка кыры — мең квадрат метрдан артык, аның беренче мөмкинлекләрен шәһәрнең мәктәп командалары инде бәяләп өлгерде. Командалар беренче матчны уздырдылар.