Шушы көннәрдә, Азнакай политехника техникумында чыгарылыш кичәсе узды. Быел техникумны 95 студент тәмамлаган. Алар арасында автомобиль ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастерлары, авыл хуҗалыгында техник-механиклар, эретеп ябыштыручылар, ризык пешерүчеләр бар. Тантанада Азнакай раойны башлыгы Марсель Шәйдуллин, укытучылар, әти-әниләр катнашып, изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм студентлар катнашында концерт чыгышлары белән үрелеп барды.