Күптән түгел генә Россия — Ислам дөньясы: «KazanForum» форумы кысаларында узган чаралары турында таныштырсак, шушы көннәрдә Чулпан мәдәният сараенда зурлап Азербайҗан республикасы көне билгеләп үтелде. Тугандаш халкыбыз бәйрәменнән Мөршидә Җиһан репортажы.
Сәхнәдә яшьләр әнә шулай ут уйнатып чыгыш ясады дисәк тә ялгышмабыз. Бу аңлашыла да әзер сүзенең бер мәгънәсе – ут, ялкын дигәнне аңлата. Рәсми вәкил буларак катнашкан Дамир Натфуллин Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюповның да Әзербайжанда туын искәртеп аның исеменнән сәламнәрен һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Республика көне бәйрәмен Әзәрбайҗан белән Татарстанстан арасында милли-мәдәни дуслык күперен ныгытучы төбәк иҗтимагый оешмасы елдан-ел ныгый.
Шатлык уртаклашу бәйрәмендә төрле дәүләтләрнең Татарстандагы консуллары да катнашты.
Чыннан да дус –тату яшәү яңа үрләргә этәрә. Нәкъ шундый үз эшенең осталары, башлап йөрүче яшьләр халык алдында тәбрик ителде.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.