“Ике туган бергә килсә, сандугачтай сайрашыр” ди, халкыбыз мәкәле. Ә туганнар күп җыелса? Бу очракта инде сайрар кошлар концертына әверелә.
Аяз һәм Нәкыя Гыйләҗевләрнең төп йортлары, нәселләренең дүрт буынны берләштерүче гаилә учагы.
Шундый җылы очрашуларның берсендә, безнең төшерү төркеменә дә кунак булырга насыйп булды.